от...
часть сложного словаРусско-татарский словарь, 2018
фигыль ясагыч кушымча
- 1.«берәр эшне тәмамлау, төгәлләү, хәрәкәтне ахырга китереп җиткерү, туктату» дигән мәгънәне белдереп, татарчага «бетерү» дигән ярдәмче фигыль аша тәрҗемә ителә
- отслужить в армии — армиядә хезмәт итеп бетерү
- отдежурить — кизү торып бетерү
- 2.«ерагаю, ераклашу, читләшү, читкә китү» мәгънәләрен белдереп, «китү» дигән ярдәмче фигыль аша тәрҗемә ителә
- отскочить — сикереп китү
- отлететь — очып китү
- 3.«бер бөтеннән аерым кисәген яки икенче берәр әйберне аеру» мәгънәсен аңлатып, «алу» дигән ярдәмче фигыль аша тәрҗемә ителә
- оторвать нитку — җепне өзеп алу
- отрезать кусок хлеба — бер телем икмәк кисеп алу
- 4.фигыльдә «-ся» суффиксы булса һәм ул «берәр нәрсәдән баш тарту» мәгънәсен аңлатса, «котылу», «сылтау», «табу» сүзләре ярдәмендә тәрҗемә ителә
- отписаться — язып котылу
- отмахнуться — кул селтәп котылу