отъ...

часть сложного словаРусско-татарский словарь, 2018
фигыль ясагыч кушымчаприст.см. от
  1. 1.
    «берәр эшне тәмамлау, төгәлләү, хәрәкәтне ахырга китереп җиткерү, туктату» дигән мәгънәне белдереп, татарчага «бетерү» дигән ярдәмче фигыль аша тәрҗемә ителә
    • отслужить в армии — армиядә хезмәт итеп бетерү
    • отдежурить — кизү торып бетерү
  2. 2.
    «ерагаю, ераклашу, читләшү, читкә китү» мәгънәләрен белдереп, «китү» дигән ярдәмче фигыль аша тәрҗемә ителә
    • отскочить — сикереп китү
    • отлететь — очып китү
  3. 3.
    «бер бөтеннән аерым кисәген яки икенче берәр әйберне аеру» мәгънәсен аңлатып, «алу» дигән ярдәмче фигыль аша тәрҗемә ителә
    • оторвать нитку — җепне өзеп алу
    • отрезать кусок хлеба — бер телем икмәк кисеп алу
  4. 4.
    фигыльдә «-ся» суффиксы булса һәм ул «берәр нәрсәдән баш тарту» мәгънәсен аңлатса, «котылу», «сылтау», «табу» сүзләре ярдәмендә тәрҗемә ителә
    • отписаться — язып котылу
    • отмахнуться — кул селтәп котылу