про...

часть сложного словаРусско-татарский словарь, 2018
I
  1. 1.
    фигыльләргә ялганганда, аның мәгънәләре татар теленә, нигездә, түбәндәге чаралар ярдәмендә бирелә
    1. а)
      «үтү», «үткәрү» дигән фигыльләр ярдәмендә, мәс.
      • просеять — иләктән [иләп] үткәрү
      • пропустить мясо через мясорубку — итне иттарткыч аша үткәрү
    2. б)
      «бетү» яки «бетерү» дигән дәрәҗә фигыльләре белән, мәс.
      • промокнуть — чыланып бетү
      • прочитать книгу — китапны укып бетерү
    3. в)
      «узып китү», «үтеп китү» кебек тезмә фигыльләр ярдәмендә, мәс.
      • проскакать — чабып узып китү
      • проехать по улице — урамнан узып китү
    4. г)
      «чыгу» яки «чыгару» дигән дәрәҗә фигыльләре ярдәмендә, мәс.
      • просмотреть — карап чыгу
      • промерить — үлчәп чыгу
    5. д)
      «керү» яки «кертү» дигән фигыль белән, мәс.
      • протолкнуть — төртеп кертү
      • пролезть в дом через окно — өйгә тәрәзә аша керү
    6. е)
      [үтәли] тишү», «тишеп чыгару» кебек фигыльләр ярдәмендә, мәс.
      • пробить — бәреп тишү
    7. ж)
      «җиткерү», «чыгару» дигән дәрәҗә фигыльләре яисә «бик яхшы», «бик нык» кебек рәвешләр белән, мәс.
      • проварить — пешереп җиткерү
      • прогладить рубашку — күлмәкне бик яхшы үтүкләү
    8. з)
      «…мый калдыру» кебек фигыль формалары ярдәмендә, мәс.
      • проглядеть — күрми калу
      • прокараулить — күрми калу
    9. и)
      «зыян күрү», «зарар күрү» дигән фигыльләр белән, мәс.
      • проторговать — сәүдә итеп зарар күрү
      • проиграть деньги в казино — казинода акча оттыру
    10. к)
      (...ся кисәкчәсе белән килгәндә) «туйганчы» кебек хәл фигыль формасы яисә «тую» дигән фигыль ярдәмендә, мәс.
      • проспаться — туйганчы йоклау
    11. л)
      (...ся кисәкчәсе белән килгәндә) ялгыш «ташлау», «салу», «кую» кебек сүзләр белән, мәс.
      • проговориться — ялгыш әйтеп ташлау
  2. 2.
    исемнәргә ялганганда, түбәндәге чаралар ярдәмендә тәрҗемә ителә
    1. а)
      «аз гына», «бераз» кебек рәвешләр белән, мәс.
      • проседь — башта әз генә агарган чәч
      • прозелень — аз гына яшькелт төс
    2. б)
      «яклы» дигән сүз белән, мәс.
      • просоциалист — социалистлар яклы
      • прокатолический — католиклар яклы