на...

часть сложного словаРусско-татарский словарь, 2018
  1. 1.
    фигыльләр ясый; мәгънәләре татар теленә түбәндәгечә тәрҗемә ителә
    1. а)
      «бәрелү, төртелү» фигыле ярдәмендә
      • наткнуться на стену — стенага килеп бәрелү
      • наткнуться на камень — ташка барып (килеп) бәрелү
    2. б)
      «өстенә», «күп булып», «бик күп» сүзләре ярдәмендә яки төп фигыльне тәрҗемә итү юлы белән
      • навалить — күп итеп өю
      • налипнуть — күп булып ябышу
    3. в)
      «берникадәр», «күп итеп», «бик күп» сүзләре, шулай ук «кую» дигән ярдәмлек фигыле белән
      • налепить пельменей — күп итеп пилмән бөгеп кую
      • набрать ягод — (берникадәр) җиләк җыю
    4. г)
      «бик яхшы», «бик әйбәт», «яхшылап», «әйбәтләп», «яхшы гына», «әйбәт кенә» сүзләре, шулай ук «кую» дигән ярдәмлек фигыле белән
      • наготовить разных блюд — төрле ашамлыклар әзерләп кую
      • нагладить платье — күлмәкне бик яхшы үтүкләү
    5. д)
      «...ся» кисәкчәле фигыльләр белән килгәндә, «туйганчы» сүзе яки «…ып тую» формасы ярдәмендә
      • насмотреться — туйганчы карау
      • наговориться — туйганчы сөйләшү, сөйләшеп тую
    6. е)
      «акрын гына» сүзләре ярдәмендә
      • наигрывать — акрын гына уйнау
      • напевать — акрын гына көйләү
    7. ж)
      кайбер очракларда төп фигыль белән генә тәрҗемә ителә
      • нарисовать в альбоме — альбомда ясау
      • наклеить на стену — стенага ябыштыру
    8. з)
      фигыльнең тәмамланган төр формасын ясаганда, төп фигыль белән яисә «чыгару» ярдәмлек фигыле белән тәрҗемә ителә
      • накрасить — буяу
      • набальзамировать — бәлзәмләү
  2. 2.
    сыйфатлар ясый, бу очракта аның мәгънәләре изафә ярдәмендә яки «җәя (сала) торган», «…га тага (тагыла) торган», «…га элә (эленә) торган» сүзләре белән белдерелә
    • нагрудный — күкрәк …ы, күкрәккә тага торган
    • настенный — стенага эленә торган
  3. 3.
    исемнәр ясый
    • нарукавник — җиңсә, беләксә
    • набалдашник — сакма, таяк чукмары, таяк башы
  4. 4.
    рәвешләр ясый
    • насильно — көчләп, көч белән