съ-...

часть сложного словаРусско-татарский словарь, 2018
  1. 1.
    фигыль ясаганда кулланылып, түбәндәге чаралар ярдәмендә бирелә
    1. а)
      «ташлау» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • сбрить — кырып ташлау
      • смыть — юып ташлау
    2. б)
      «кую» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • скучить — өеп кую
      • связать — бәйләп кую
    3. в)
      «төшү» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • свеситься — салынып төшү
      • сползти — шуып төшү
    4. г)
      «китү» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • сойти с рельс — рельстан чыгып китү
      • сорваться с цепи — чылбырдан ычкынып китү
    5. д)
      «җыелу» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • съехаться с деревень — авыллардан килеп җыелу
      • сбежаться — йөгерешеп килеп җыелу
    6. е)
      «килешү» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • сговориться — сөйләшеп килешү
      • сторговаться — сатулашып килешү
    7. ж)
      «карау» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • сверить — чагыштырып карау
      • соотнести — тиңләштереп карау
    8. з)
      «төшү» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • сгуститься — куера төшү
      • смягчиться — йомшый төшү
    9. и)
      «кайту» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • сбегать — йөгереп барып кайту
      • слетать — очып барып кайту
    10. к)
      «бетерү» фигыле ярдәмендә, мәс.
      • скормить — ашатып бетерү
      • съесть — ашап бетерү
    11. л)
      «күчереп» дигән хәл фигыль ярдәмендә, мәс.
      • списать — күчереп язу
      • срисовать — күчереп ясау (рәсемне)
    12. м)
      «бергә» дигән рәвеш ярдәмендә, мәс.
      • сожительствовать — бергә тору
      • сотрудничать — бергә эшләү
    13. н)
      кайбер приставкалы фигыльләрнең бары төп фигылен генә тәрҗемә итү юлы белән, мәс.
      • сделать — ясау, эшләү
      • сбить — егу
  2. 2.
    исемһәм сыйфатлар ясауда кулланылып, «-даш/-дәш» кушымчасы ярдәмендә тәрҗемә ителә, мәс.
    • соавтор — автордаш
    • сослуживец — хезмәттәш