развернуться

сов.
  1. 1.
    (о чём-л. свёрнутом, скатанном)сүтелү, чишелү, чишелеп (сүтелеп) китү; ачылу
    • конфета развернулась — кәнфит сүтелде
  2. 2.
    җәелү, җәелеп китү; таралу
    • ковёр развернулся — келәм җәелеп китте
    • флаг развернулся — флаг җәелде
  3. 3.
    воен.җәелү, тезелү
    • развернуться для атаки — һөҗүмгә тезелү
    • строй развернулся — строй җәелде
  4. 4.
    воен.(переформироваться)әйләнү, әверелү
    • бригада развернулась в дивизию — бригада дивизиягә әверелде
  5. 5.
    (подготовиться к действию)эш башлап җибәрү, ачылу
    • в музее развернулась выставка — музейда күргәзмә ачылды
    • медсанбат развернулся за рекой — елганың теге ягында медсанбат үзенең эшен башлап җибәрде
  6. 6.
    перен.(получить развитие)җәелү, киңәю, җәелеп китү
    • развернулась массовая работа — массакүләм эш җәелеп китте
    • в городе широко развернулось строительство — шәһәрдә төзелеш киң җәелеп китте
  7. 7.
    перен.(проявить свои силы)үсеп китү; үзен (үзеңне) күрсәтү
    • он ещё развернётся — киләчәктә ул әле үзен күрсәтер
    • его талант развернулся — аның таланты үсеп китте
  8. 8.
    (сделать оборот)борылу, борылып кую
    • грузовик развернулся — йөк машинасы борылып куйды
    • лодка развернулась — көймә борылды
  9. 9.
    прост.(размахнуться)кизәнү, селтәнү
    • резко развернуться — кискен кизәнү