при...

часть сложного словаРусско-татарский словарь, 2018
  1. 1.
    фигыль ясаганда кулланылса, бу приставканың мәгънәләре түбәндәге ысуллар белән тәгъбир ителә
    1. а)
      эшнең тәмамлануы, нәтиҗәлелеге «килү» ярдәмче фигыле белән бирелә, мәс.
      • прибежать — йөгереп килү
      • прилететь — очып килү
    2. б)
      «якынайту», «беркетү», «тоташтыру» мәгънәләре «кую» ярдәмче фигыле белән тәрҗемә ителә, мәс.
      • пришить — тегеп кую
      • привинтить — винтлап кую
    3. в)
      хәрәкәт кешенең үзенә юнәлтелгән очракта «итү» ярдәмче фигыле белән яки төп фигылен генә тәрҗемә итү юлы белән бирелә, мәс.
      • привлечь — җәлеп итү
      • пригласить — чакыру
    4. г)
      тулы булмаган эш«бераз» рәвеше яки «төшү» ярдәмче фигыле белән тәрҗемә ителә, мәс.
      • приоткрыть — бераз ачу (ача төшү)
      • призадуматься — бераз уйга калу
    5. д)
      эшнең тулысынча башкарылуы түбәндәгечә тәрҗемә ителә, мәс.
      • приучить — өйрәтү
      • приручить — кулга өйрәтү
    6. е)
      арттыру, өстәү, кушу, тутыру» мәгънәсе «өстәп» рәвеш фигыле ярдәмендә яки башка юллар белән тәрҗемә ителә, мәс.
      • приписать — өстәп язу
      • прикупить — өстәп сатып алу
    7. ж)
      төп эш белән бер үк вакытта булган хәрәкәт -а (-ә, -ый, -и) кушымчалы рәвеш фигылен кабатлау ярдәмендә бирелә, мәс.
      • идти приплясывая — бии-бии бару
      • идти пританцовывая — бии-бии бару
  2. 2.
    исемнәр, сыйфатлар ясаганда кулланылса, «буе[ндагы]», «алды[ндагы]», «яны[ндагы]» кебек сүзләр белән тәрҗемә ителә, мәс.
    • прибрежная полоса — яр буендагы җир
    • пришкольный участок — мәктәп яны участогы